Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия мәктәпләрендә гольф һәм биатлон дәресләре барлыкка килергә мөмкин
1 сентябрьдән Россия мәктәпләрендә физкультура дәресләренә өстәмә дәрестән тыш модульләр өстәләчәк. Дәресләр факультатив булачак, дип хәбәр итә ТАСС Мәгариф министрлыгына сылтама белән.
Физкультура дәресләре кысаларында укучылар гольф, биатлон, чирәм хоккее, кыяга менү, теннис, көрәш һәм спортның башка төрләре буенча дәресләргә йөри алачак. Мәктәп аларны балаларның кызыксынуына һәм кирәкле инвентарь булуына бәйле рәвештә үткәрә алачак.
«Өстәмә һәм дәрестән тыш дәресләр өчен теге яки бу модульне сайлау турында карарны мөмкинлекләрдән, булган инвентарьдән, укучылар һәм аларның ата-аналарының кызыксынуыннан чыгып мәктәп үзе кабул итә», - дип аңлаттылар ведомствода.
Министрлыкта билгеләп үтелгәнчә, модульләрне киңәйтү мәктәпләрдә физкультура укытуны җайлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк. Мәсәлән, чаңгы әзерлеге дәресләре кар күп ява торган төбәкләрдәге белем бирү учреждениеләрендә оештырылырга мөмкин. Ә башка төбәкләрдә мондый дәресләргә альтернатива буларак җиңел атлетика, йөзү, гимнастика буенча тренировкалар үткәрелергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз