news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мәктәпләрендә гадәттән тыш хәл вакытындагы гамәлләр буенча беренче өйрәнүләр уза

Россия мәктәпләрендә гадәттән тыш хәл вакытындагы гамәлләр буенча беренче өйрәнүләр уза
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Бөтен Россия буенча мәктәп, колледж һәм техникумнарда 29 һәм 30 августта уку йортлары һәм сак хезмәткәрләре өчен укулар оештырыла. Ул террорчылык куркынычы янаганда эш итү сценариен өйрәнүгә багышлана һәм беренче тапкыр уза. Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство җитәкчесе Сергей Кравцов сүзләренә караганда, өйрәнүләр барышында «форс-мажор очрагында төрле ситуация һәм гамәлләрне практикада эшләп карау булачак».

«Педагоглар да, уку йортлары җитәкчелеге дә аларга нәрсә эшләргә кирәклеген ачык белергә тиеш», — дип ассызыклый министр. Аның фикеренчә, Бөтенроссия укулары мәгариф учреждениеләренең мондый ситуацияләргә ни дәрәҗәдә әзер булуын аңларга һәм «кирәкле күнекмәләрне формалаштырырга» ярдәм итәчәк.

Аерым алганда, хәбәр итү системаларының эшчәнлеген тикшерәчәкләр, оператив хезмәтләр һәм террорчылыкка каршы комиссия белән хезмәттәшлек эшләнәчәк. Соңгылары өйрәнүләрдә катнашучыларның гамәлләрен бәяләячәк һәм аларга киңәшләр бирәчәк.

Алынган тәҗрибә соңыннан муниципаль, региональ һәм федераль дәрәҗәдә анализланырга тиеш. Укытуларны оештыручылар булып Мәгариф министрлыгыннан тыш, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр Министрлыгы, Росгвардия һәм төбәкләр хакимияте тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100