Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия мәктәпләрендә этикет буенча факультатив дәресләр кертелергә мөмкин
Россия мәктәпләрендә эшлекле, шәхси һәм гаилә этикеты буенча факультатив дәресләр барлыкка килергә мөмкин. Мондый инициатива белән Петербург халыкара икътисади форумы кырларында ТАССка биргән интервьюсында РФ Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб чыгыш ясады.
«Минем уйлавымча, безгә һәр сыйныф белән балаларны шәхси, эшлекле, гаилә этикетына өйрәтү буенча берничә факультатив дәрес уздыру өчен һәр мәктәпкә тәкъдимнәр язып куярга кирәк. Бу катлаулы түгел, ләкин, кызганыч, барлык ата-аналар да моны белми», - диде Гриб.
Аның фикеренчә, мондый дәресләргә укучыларның ата-аналары да җәлеп ителергә мөмкин. Шулай ук ул мәгариф учреждениеләрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре булган күрсәтмә материаллар урнаштырырга тәкъдим итте.
Сүз мәктәптә үз-үзеңне тоту нормалары, укытучылар, яшьтәшләр, өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән аралашу, шулай ук ашханәдә, коридорларда һәм сыйныфларда үз-үзеңне тоту культурасы турында бара, дип ачыклык кертте Гриб.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз