news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мәктәпләрендә башлангыч хәрби әзерлек курсын 2023 елда кертәчәкләр

Башлангыч хәрби әзерлек курсын Россия мәктәпләрендә киләсе уку елында укыта башлыйлар. Ул дәрестән тыш үткәреләчәк. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Россия мәктәпләре өчен башлангыч хәрби әзерлек буенча дәрестән тыш модуль әзерләнәчәк һәм киләсе уку елыннан мәгариф программаларына кертеләчәк», – дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Мондый дәресләрне федераль төп белем бирү программалары дәрәҗәсендә беркетү планлаштырыла, дип тә ачыклык керттеләр министрлыкта.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100