news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мәктәпләренә яңадан хезмәт дәресләре кертелергә мөмкин

Мәгариф министрлыгы Россия мәктәпләренә хезмәт дәресен кайтару мәсьәләсен өйрәнә. Ведомство башлыгы Сергей Кравцов шул хакта хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бу дисциплина технология белән гадәти шөгыльләнүдән аерылып торачак. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Без хәзер хезмәт дәресен кайтару мәсьәләсен хәл итәбез. Бездә цифрлы технология дәресенә өстәмә рәвештә технология дәресе бар. Хезмәт һәм технология дәресе булгач, без анда яшьләргә үзләрен күрсәтергә, үз куллары белән нәрсәдер эшләргә мөмкинлек бирәчәкбез, бу бик мөһим», - диде министр.

Аның сүзләренчә, яңа уку елында мәктәпләрдә укытучыларга хезмәт хакы түләүгә бердәм алым раслана. Бу педагогларга эшкә урнашканда ук аларның керемнәре ничек һәм нәрсәдән гыйбарәт булуын төгәл аңларга мөмкинлек бирә. Кравцов искә төшергәнчә, хәзер төрле төбәкләрдәге һәр уку йорты хезмәт өчен түләүнең үз системасын билгели.

«Бу карар гына түгел, без аны төбәкләр, укытучылар белән фикер алышмыйча, бердәм критерийлар эшләп чыгармыйча, иртәрәк кабул итә алмадык. Бүген бу эш тәмамланып килә, киләсе уку елында без бу карарны кабул итәрбез», - диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Кравцов шулай ук мәктәпне тәмамлаучыларны көмеш медальләр белән бүләкләүгә кире кайту турында да хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100