news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мәгариф министры: 15 яшькәчә балаларга интернетта утырырга киңәш ителми

Балаларга һәм 15 яшькәчә яшүсмерләргә интернет кулланырга һәм социаль челтәрләрдә утырырга киңәш ителми. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов әйтте. «Российская газета» шул хакта яза.

«15 яшькә кадәр – бу виртуаль дөньядан башка узарга тиешле чор. Бу хакта психологлар, галимнәр әйтә, бу минем шәхси фикерем генә түгел», - диде ул «Беренче канал»га биргән интервьюсында.

Министр сөйләвенчә, ул кызының 15 яшьлегенә төймәле телефон бүләк иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100