news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Мәгариф министрлыгы укытучыларның хезмәт хакын арттыру буенча эш алып бара

Россия Мәгариф министрлыгы укытучыларның хезмәт хакын арттыру буенча эш алып бара. Бу хакта дүшәмбе ведомство җитәкчесе Сергей Кравцов хәбәр итте. «Российская газета» шул хакта яза.

«Без педагогларның квалификациясен күтәрү һәм аларга ярдәм итүнең бердәм системасын төзибез. Хезмәт хакы һәм укытучыларга йөкләнеш буенча да проблемалар кала. Биредә без хезмәт өчен түләүнең яңа системасын формалаштыру, педагогларның хезмәт хакын арттыру буенча тиешле эш алып барабыз», - дип белдерде министр.

Кравцов сүзләренчә, ведомствода шулай ук укытучыларга йөкләнешне киметү буенча чаралар, шул ук вакытта хезмәт хакын саклап калу турында уйлыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot