Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Мәгариф министрлыгы: Уенчыклар традицион кыйммәтләргә җавап бирергә тиеш
Балалар бакчаларына традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр нигезендә Россиядә җитештерелгән дөрес уенчыклар эләгергә тиеш. Мондый фикерне РФ мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
Профильле ведомство вәкиле фикеренчә, сүз уенчыкларның куркынычсызлык һәм сыйфат таләпләренә туры килүе турында гына түгел, ә алар белән эшләүнең психологик-педагогик характеры турында да барырга тиеш.
Бугаев Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча уенчыкларга таләпләрне һәм критерийларны яңадан карау мәсьәләсе беренче планга чыга, дип өстәде. «Уенчыклар – ул барыннан да элек баланың киләчәк дөньясын һәм тирә-юньне кабул итүен формалаштыручы әйбер», – дип аңлатты министрның беренче урынбасары.
Аның сүзләренчә, мәгариф министрлыгы хезмәттәшләре белән берлектә уенчыкларга психологик-педагогик экспертизаның бердәм системасын булдыру өстендә актив эш алып бара.
Узган елның 1 августыннан Россиядә балалар уенчыкларына ГОСТ гамәлгә кертелде. Стандартка уенчыклар кулланганда барлыкка килергә мөмкин булган потенциаль куркынычлар исемлеге кертелгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз