news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Мәгариф министрлыгы тарих буенча бердәм дәреслекләр әзерләүне төгәлләде

Россия Мәгариф министрлыгы V-XI сыйныфлар өчен тарих буенча бердәм федераль дәреслекләр әзерләү эшенең тәмамлануы турында игълан итте. Төбәк мәгариф министрлары өчен Бөтенроссия киңәшмәсе нәтиҗәләре буенча ведомство матбугат хезмәтендә шулай дип белдерделәр. Киңәшмә Севастопольдә РФ мәгариф министры Сергей Кравцов катнашында узды. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Шулай ук югары сыйныфлар (IX-XI) өчен җәмгыять белеме буенча бердәм дәреслекләр әзерләү дә финал стадиясендә. Бу инициативалар барлык фәннәрдән бердәм дәүләт дәреслекләренә күчү буенча 2029 елда тәмамлау планлаштырылган масштаблы проектның бер өлеше булып тора.

Сергей Кравцов март аенда хәбәр иткәнчә, министрлык Россия Фәннәр академиясе белән берлектә табигый-фәнни дисциплиналар буенча уку материалларын ел-ел ярым эчендә әзерләп бетерергә ниятли.

Элегрәк ведомствода билгеләп үтүләренчә, киләсе уку елы башыннан ук мәктәп программасы Бердәм һәм Төп дәүләт имтиханнары эчтәлеге белән тулысынча синхронлаштырылачак.

Кравцов Севастополь һәм Кырымга сәфәре кысаларында «Артек» Халыкара балалар үзәгенең 100 еллыгына багышланган оештыру комитеты утырышында, шулай ук «Җиңү диктанты» акциясен уздыруда да катнашачак. Моннан тыш, министр «Артек»ның яңа объектларын төзү эшләренең барышына бәя бирергә ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100