news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Мәгариф министрлыгы соңгы кыңгырауларны 26 майда үткәрергә тәкъдим итә

Россия Мәгариф министрлыгы соңгы кыңгырауларны 26 майда үткәрергә тәкъдим итә
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

2025/26 уку елында РФ Мәгариф министрлыгы Россия мәктәпләренә соңгы кыңгырауларны 26 майда, ә чыгарылыш кичәләрен 27 июньдә уздырырга киңәш итә. Тиешле тәкъдимнәрне федераль ведомство элегрәк илнең барлык төбәкләренә тараткан иде.

Министрлык соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләре программасына түбәндәгеләрне кертергә тәкъдим итә: Россия Дәүләт флагын күтәрү һәм дәүләт гимнын башкару, күп балалы һәм күп буынлы гаиләләр вәкилләрен хөрмәтләү, укучыларның ата-аналары чыгышлары (шул исәптән дәүләт бүләкләренә лаек булганнар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар).

2025 елның декабрь башында тәкъдим ителгән даталарны раслаганда РФ мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, флаг күтәрү һәм РФ гимнын башкару тантаналары «патриотик эшнең мөһим өлеше» булып тора.

«Без мәктәптә үз илебезгә хөрмәт һәм аның өчен горурлык атмосферасы тудыруга юнәлдерелгән эшне дәвам итәчәкбез», - дип белдерде ул чакта министрлык җитәкчесе.

Соңгы кыңгыраулар һәм чыгарылыш кичәләренә әзерлек кысаларында Мәгариф министрлыгы төбәкләргә комплекслы куркынычсызлыкның барлык таләпләрен төгәл үтәү кирәклеге турында искәртте. Шул ук вакытта ведомствода мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид булган укучылар өчен уңайлы мохит тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә киңәш иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot