Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә дәрес вакытында телефоннар куллануны тыйды
Россиянең Мәгариф министрлыгы мәктәптә дәресләр вакытында телефоннардан файдалануны тыйды, дип хәбәр итте ведомство башлыгы Сергей Кравцов. Бу хакта РИА Новости яза.
Мондый норма яңа санитар кагыйдәләрдә теркәлгән.
«Бездә бу уку елыннан <...>, укучыларның игътибары дәресләрдән читкә юнәлмәсен өчен, кесә телефоннарын дәресләрдә куллану рөхсәт ителми», – диде министр бөтен Россия күләмендә оештырылган ата-аналар җыелышында.
Гадәттән тыш хәл булган очракта, ата-аналарга шалтыратырга кирәк булса, укытучыга мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип өстәде ул.
Кравцов кәрәзле телефоннар куллануның балалар сәламәтлегенә дә йогынты ясавын билгеләп үтте.
Моннан тыш, министр сүзләренчә, мәктәпләрдә электрон дәреслекләр һәм дәфтәрләр кулланырга җыенмыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз