news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп расписаниеләренең яңа модельләрен тәкъдим итте

Россия Мәгариф министрлыгы Белем бирү йөкләнешен оптимальләштерү өчен 2025/26 уку елына 1-11 сыйныфлар өчен дәресләр расписаниесе вариантларын әзерләде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәр белем бирү учреждениесе, Бердәм федераль таләпләрне үтәп, тәкъдим ителгән модельләрне үз шартларына яраклаштыра алачак. Эшләнгән тәкъдимнәр Роспотребнадзор белән килештерелгән, төбәкләргә җибәрелгән.

Вариантлар федераль уку планын һәм биш яки алты көнлек уку атнасын исәпкә алып тәкъдим ителде:

  • башлангыч мәктәп өчен расписаниеләрнең биш варианты (1-4 нче сыйныфлар);
  • алты вариант – төп мәктәп өчен (5-9 нчы сыйныфлар);
  • 19 – 10-11нче сыйныфлар өчен.

Һәр вариант гамәлдәге санитария нормалары нигезендә төп уку курсларын да, дәрестән тыш эшчәнлек дәресләрен дә бүлү мисалларын күздә тота.

1-11 сыйныфлар өчен расписаниеләрнең барлык вариантларында беренче дәрес «Мөһим әйберләр турында сөйләшү» («Разговоры о важном») дәресләренә бирелгән. Шулай ук пәнҗешәмбе көннәрендә 6-11 нче сыйныфларда беренче дәрес «Россия-минем офыкларым» профориентация курсы дәресләре узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot