Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп формасының яңа стандартын тәкъдим итте
РФ Мәгариф министрлыгы 2025 елның июлендә үз көченә кергән мәктәп формасының яңартылган стандартын тәкъдим итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Ведомствоның дәүләт гомуми белем бирү сәясәте һәм мәктәпкәчә белем бирүне үстерү департаменты директоры Александр Реут сөйләгәнчә, документ ГОСТ таләпләренә тулысынча туры килә һәм мәктәп киемнәренең куркынычсызлыгын һәм уңайлылыгын арттыруга юнәлдерелгән.
Формага яңа ГОСТ төрле дәрәҗәдәге керемле гаиләләрдәге балалар арасында визуаль аермаларны киметергә ярдәм итәчәк, дип аңлатты.
«Мәктәп формасы үзендә мөһим социаль-психологик аспектлар йөртә. Ул төрле керемле гаиләләрдәге балалар арасында, төрле диннәргә караган балалар арасында психологик чикләрне бетерә», – дип ассызыклады Реут.
Стандартны эшләү 2024 елда сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм мәгариф министрлыгы катнашында башланды. Хәзер киемнәрне мәктәп формасы буларак маркировкалаучы җитештерүчеләр билгеләнгән таләпләрне үтәргә тиеш. Бу балаларны сыйфатсыз продукциядән, ә ата–аналарны артык чыгымнардан саклаячак. Яңа ГОСТ шулай ук сыйфат контролен гадиләштерәчәк һәм ялган әйберләр сатып алу куркынычын киметәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз