news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Мәгариф министрлыгы цифрлы студент билетлары барлыкка киләчәген хәбәр итте

Якын арада Россиядә студент статусын раслау өчен цифрлы студент билеты барлыкка киләчәк. Бу хакта мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Омельчук Дәүләт Думасының яшьләр сәясәте комитетының «Яшь кешенең цифрлы профиле» темасына Эксперт советы утырышында әйтте дип яза РИА Новости.

«Бездә якын арада студент статусын цифрлы раслау, әйтик, шартлы цифрлы студент билетын эшләтеп җибәрү турында Цифрлы үсеш министрлыгының, Рособрнадзорның карар бар», – дип сөйләде Омельчук.

Аның сүзләренчә, цифрлы студент билеты бик күп раслауларны автомат рәвештә башкаруны тәэмин итәчәк, шулай ук студентларга бөтен ил буенча ташламалар алырга алырга мөмкинлек бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot