Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Мәгариф министрлыгы бюджет урыннарын бүлүнең яңа тәртибен булдырырга тәкъдим итте
РФ Мәгариф министрлыгы югары уку йортларында бюджет урыннары күләмен билгеләүнең яңа тәртибен булдырырга тәкъдим итте. Бу хакта министрлык сайты ведомство тарафыннан әзерләнгән карар проектына сылтама белән хәбәр итә.
Билгеләп үтелгәнчә, карар проекты төбәкләрнең хезмәт базарларындагы үзгәрешләрне һәм төбәкләрнең икътисадның конкрет тармаклары өчен кадрларга булган ихтыяҗын исәпкә ала, шулай ук Россия Федерациясенең конкрет бер субъектындагы үзенчәлекне исәпкә ала торган башка нормаларны күздә тота.
Моннан тыш, проект төбәкләрнең Башкарма хакимият органнары тарафыннан кадрларга булган ихтыяҗларны килештерү тәртибен ачыклый, әлеге ихтыяҗ нигезендә бюджет урыннары күләме билгеләнәчәк.
«Кадрлар әзерләүдә фаразланган ихтыяҗны билгеләү шул исәптән хезмәт базары һәм демографиясе, шулай ук Россия Федерациясе субъектларының югары башкарма органнары тарафыннан тәкъдим ителгән мәгълүматка кагылышлы статистик белешмәләр нигезендә гамәлгә ашырылачак», - дип искәрттеләр министрлыкта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз