news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Мәгариф министрлыгы быел укытучы династияләре форумын үткәрергә ниятли

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов 2023 елда ведомствоның Бөтенроссия укытучы династияләр форумын үткәрергә җыенуы хакында белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Мәгариф министрлыгы сайтына сылтама белән хәбәр итә.

«2023 ел Россия Президенты тарафыннан Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде. Әлеге карар педагог һөнәренең әһәмиятен тагын бер мәртәбә искәртә. Быел без Бөтенроссия укытучы династияләр форумын үткәрергә ниятлибез. Сезне дә анда катнашырга чакырабыз», - диде Кравцов.

Россия Президенты Владимир Путин 27 июньдә 2023 елны Укытучы һәм остаз елы дип игълан итү турындагы указны имзалады. Хәзерге вакытта ел вакыйгалары планын әзерләү эше бара. Бөтен ил күләмендә федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә масштаблы чаралар узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100