news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия мәдәният министры урынбасары Арча районы Штерә авылы клубы белән танышты

Россия мәдәният министры урынбасары Арча районы Штерә авылы клубы белән танышты
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге

Ноябрь аенда Арча районының Штерә авылында яңа клуб ачылу тантанасы планлаштырыла.

«Авыл клубы «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында төзелгән. Аны Россия мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная һәм Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова килеп карады. Алар клубта эшләп килгән түгәрәкләргә йөрүчеләр белән аралашты», дип хәбәр итә ТР мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

Клуб төзелеше өчен 12 385,66 мең сум акча бүлеп бирелгән. Шуның 7 431,4 мең сумы - федераль бюджет һәм 4 954,26 мең сум - республика бюджеты. Клубта 50 урын каралган.

Хәзерге вакытта клубта 10 төрле түгәрәктә 114 кеше шөгыльләнә. Болар - «Сәйлән» һәм «Назгөл» балалар бию коллективлары, «Сердәш» өлкәннәр бию коллективы, «Сүнмәс йолдызлар» театраль коллективы, өлкәннәр өчен «Энҗе бөртекләр» тегү-чигү клубы, өлкәннәр өчен «Дуслык» җыр клубы, «Нур» шигырь сөючеләр клубы, «Тамчылар» балалар җыр клубы һәм башкалар.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot