news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия һәм Япония компанияләре Миңнеханов катнашында инвестицион ассоциация булдырды

Япония-Россия инвесторлар ассоциациясен булдыру турындагы меморандумга кул кую Казанда Россия венчур форумында узды.

Россия һәм Япония компанияләре Миңнеханов катнашында инвестицион ассоциация булдырды
tatarstan.ru

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Рәмис Габбасов). Pulsar VC Россия венчур фонды, SAMI Россия-Япония консалтинг компаниясе һәм Skylight consulting япон компаниясе - Япония - Россия технологик компанияләр һәм инвесторлар ассоциациясен төзү турындагы меморандумга кул куйдылар. Имзалау Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Япониянең Россиядәге илчелеге киңәшчесе Масафуми Оки катнашында узды.

«Ассоциация стартаплар һәм инвесторларга яңа базарларга чыгуда ярдәм итүдә, шулай ук Россия һәм Япония арасында технологияләр трансферы белән шөгыльләнәчәк», - дип билгеләп үттеләр Pulsar VC компаниясе матбугат хезмәтендә.

Килешү шулай ук Россия һәм Япония компанияләре арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен төзүне һәм хуплауны күздә тота, ике илнең дә икътисади өстенлекләре турында мәгълүмат биреләчәк.

Меморандумның төп максаты - технологияләр һәм киләчәк инвестицияләр өлкәсендә нәтиҗәле бизнес-бурычлар булдыру, стартаплар булдыру өчен нигезне ныгыту һәм Россия белән Япония арасындагы мөнәсәбәтләрнең зур спектрында хезмәттәшлекне арттыру.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100