news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия һәм Венгрия дипломнарны, гыйльми дәрәҗәләрне үзара тану турында килеште

Ике илдә алынган аттестатлар һәм дипломнар Россиядә һәм Венгриядә тигез хокукка ия була.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Россия белән Венгрия Хөкүмәтләре белемне, квалификацияне һәм гыйльми дәрәҗәне үзара тану турында килешүгә кул куйды. Әлеге документ Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы сайтында урнаштырылган.

Документта билгеләп үтелгәнчә, килешүнең максаты – ике дәүләттә укуны дәвам итү һәм һөнәри эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен Россиядә һәм Венгриядә алынган белемне һәм квалификацияне, гыйльми дәрәҗәләрне үзара тануны җиңеләйтү.

Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, гомуми, урта һөнәри һәм урта махсус белем турындагы аттестатлар, ике илдә дә югары белем турындагы дипломнар Россиядә һәм Венгриядә тигез хокукка ия була.

  • «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Венгриянең Казандагы Генераль Консуллыгында Венгрия Тышкы эшләр министрлыгыннан яңа консул киләчәк. Шулай ук Венгриянең Казандагы Генераль консулы Адам Штифтер Европа туристлары өчен Идел буйлап круиз ачарга тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot