news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия һәм Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева «Дуслык» ордены белән бүләкләнде

Бүләкне актрисаның 80 яшьлек юбилей кичәсендә Татарстан Республикасының мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды.

Россия һәм Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева «Дуслык» ордены белән бүләкләнде
Салават Камалетдинов

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Регина Габдрахманова). Мәдәнияткә һәм сәнгатькә керткән зур өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Наилә Гәрәева «Дуслык» ордены белән бүләкләнде.

Татарстан Президенты Указы белән бирелгән дәүләт бүләген актрисаның 80 яшьлек юбилей кичәсендә Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды. 

Кичәдә шулай ук Казан шәһәре мәдәнияте идарәсе Азат Афзалов Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның рәхмәт сүзләрен әйтте, бүләкләрен тапшырды. 

Наилә Гәрәеваны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Качалов исемендәге академия исеменнән Светлана Романова һәм артистканың шәкертләре котлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100