news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия һәм Таҗикстан президентлары хезмәттәшлекне үстерүгә әзерлекне раслады

Дәүләт башлыклары бер-берсен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин белән аның Таҗикстан коллегасы Эмомали Рахмон телефоннан сөйләште. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Әңгәмәдәшләр стратегик партнерлыкның һәм союздашлыкның ике яклы мөнәсәбәтләрен алга таба ныгытуга һәм дөнья мәйданында хезмәттәшлекне үстерүгә үзара әзерлекне раслады.

Шулай ук президентлар бер-берсен якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot