Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия һәм Төркиянең эре мөселман ассоциацияләре арасында партнерлык килешүе имзаланган
Ике илне тагын да ныгытучы килешүгә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов һәм MÜSİAD башлыгы Наил Олпак кул куйган.
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә Истанбулда тарихта беренче тапкыр эшмәкәрләр Ассоциациясе Россия мөселманнары һәм Төркия MÜSİAD арасында партнерлык килешүенә кул куелган. Ике илне һәм халыклары дуслыгын тагын да ныгытучы килешүне РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов һәм MÜSİAD башлыгы Наил Олпак имзалады, дип хәбәр ителгән ассоциация сайтында.
Исегезгә төшерәбез: MÜSİAD – Төркиянең бәйсез эре бизнес җәмгыяте. Аның тарафыннан илнең 30 проценттан артык экспорты формалаша, ә экспорт-импорт потенциалы 50 млрд АКШ доллары белән исәпләнә.
РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов MÜSİAD җитәкчелеген ассоциация әгъзалары тормышка ашыручы инвестиция проектлары белән таныштырган. «Билгеле, без әлеге килешүгә шактый озак, ике ел дәвамында килдек, безнең илләр арасында мөгамәләләр катлаулы булды бит, авырлыклар җиңелде», дип дип билгеләп үткән ул.
«Безнең бурыч – Төркия инвестицияләрен Россия икътисадына мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү һәм Россия товарларын төрек базарына кертү. Имзаланган килешү безгә турыдан-туры төрек җитештерүчеләре беләнэшләргә мөмкинлек бирә", - дип ассызыклаган РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты.
Чит ил экспертлары сүзләренчә, Россия Президенты Владимир Путин һәм Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоганның үз алларына куйган амбициоз максаты - товар әйләнешен 100 млрд долларга җиткерү кооперациянең яңа тармакларын булдырмый торып мөмкин эш түгел.
MÜSİAD Президенты Наил Олпак сүзләренчә, Россия – тугры союзник, Төркиянең дусы һәм стратегик партнеры. «Без, Төркиянең эшмәкәрлек җәмгыяте Россия мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе белән хезмәттәшлеккә ныклы ышаныч белдерәбез һәм зур өметләр баглыйбыз», - дип билгеләп үткән ул.
Бүген исә «Musiad 2016 High Tech Port» күргәзмәсе кысаларында Россия көнен оештыру планлаштырыла. РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе анда актив катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз