news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия һәм Төркия сәүдә-икътисади багланышларын элеккеге хәлгә кайтарырга ниятли

Бинали Йылдырым һәм Дмитрий Медведев дәүләтләр арасындагы товар әйләнешен 100 миллиард долларга җиткерү бурычын куйды.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Төркия Премьер-министры Бинали Йылдырым һәм Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев илләр арасындагы сәүдә-икътисади багланышларны ике ил арасында низаг булганга кадәрге дәрәҗәгә чыгару мөмкинлеге турында фикер алышты. Бу хакта Бинали Йылдырым РИА «Новости» агентлыгына сөйләгән.

Яклар тиз арада барлык өлкәдә дә – сәүдә, туризм һәм энергетика тармакларындагы бәйләнешләрне 2015 елның 24 ноябренә кадәрге вакыттагы дәрәҗәгә китерергә ниятлиләр, дип агентлык Төркия Премьер-министры сүзләрен шәрехли. Моннан тыш, Бинали Йылдырым: «Без товар әйләнешен 100 миллиард долларга кадәр җиткерү бурычын куйдык һәм без нормага керү процессын тизләтү өчен тырышачакбыз. Әлеге чорда булган чикләүләрне бетерү өчен күбрәк эшләргә ниятлибез», дип белдергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100