news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Мәскәү – Казан югары тизлекле магистраль төзелешендә Кытай партнерлары инвестициясенә өметләнә

Кытай партнерлары белән хезмәттәшлек иткәндә, проектлау эшләре якынча ике ел дәвамында тәмамланырга, ә аннары төзелеш башланырга мөмкин

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Россия Мәскәү – Казан югары тизлекле магистраль төзелешендә Кытай партнерлары инвестициясенә өметләнә. Бу хакта РФ вице-премьеры Аркадий Дворкович белдерде, дип хәбәр итә «Новости» РМА.

Дворкович сүзләренә караганда, РФ Хөкүмәте югары тизлекле магистраль проектына акча бүлеп бирергә карар иткән. Әгәр бу максатка акча бүлеп бирелсә, Кытай партнерлары белән хезмәттәшлек иткәндә, проектлау эшләре якынча ике ел дәвамында тәмамланырга, ә аннары төзелеш башланырга мөмкин , диде ул.

 “Проектлау өчен акчаны федераль Хөкүмәт белән “Россия тимер юллары” компаниясе бүлеп бирәчәк. Проектны гамәлгә куюның киләсе этабында Кытайдан партнерларыбыз тарафыннан күләмле инвестицияләр көтәбез. Әмма әле сөйләшүләр тәмамланмаган”, - диде ул.

Вице-премьер билгеләп үткәнчә, беренчедән, югары тизлекле магистраль илнең зур төбәкләрен тоташтырачак, икенчедән, бу төбәкләрнең икътисадына яңа сулыш өрәчәк, башка тармакларга да җитди үзгәрешләр керәчәк, яңа компетенцияләр һәм югары технологияләр бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot