news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мөселманнарының Диния нәзарәте Җиңүнең 75 еллыгына эмблема тәкъдим итте

Рәссам-каллиграф Сергей Сорочьев Россия территориясендә борынгы заманнан бирле яшәүче халыкларның уртак дошманнарга каршы берләшү идеясен үз эшендә чагылдырган.

Россия мөселманнарының Диния нәзарәте  Җиңүнең 75 еллыгына эмблема тәкъдим итте
https://www.instagram.com/islam_dumrf_official/

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Россия мөселманнарының Диния нәзарәте мөселман хәрбиләрнең һәм тыл хезмәтчәннәренең Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешен чагылдыра торган эмблеманы тәкъдим итте. Бу хакта Диния нәзарәтенең сайтында хәбәр ителә.

«Эмблема нигезендә «Әл-Гыймран («Гыймранның гаиләсе)» сүрәсеннән 169 аятьнең бер өлеше һәм «Иерихон башлыгы» буларак билгеле урта гасыр шлемы формасы алынган. Аятьнең тәрҗемәсе «Аллаһ юлында шәһит булганнар» дигәнне аңлата», диелә хәбәрдә.

Иерихон башлыгы — Россиядә урта гасырлар чорына караган билгеле хәрби артефактларының берсе. Риваять буенча, ул Александр Невскийныкы булган, аның тышкы дошманга каршы походларында славяннар һәм төркиләр көрәшкән.

Эмблеманың авторы — рәссам-каллиграф Сергей Сорочьев, ул хәзерге Россия территориясендә күптәннән яшәүче халыкларның уртак дошманнарга каршы берләшү идеясен чагылдырган.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Эмблема празднования годовщины Победы в Великой Отечественной войне Духовного управления мусульман Российской Федерации В ознаменование 75-летия Победы в Великой Отечественной войне ДУМ РФ приняло решение создать уникальный символ, который будет олицетворять героический вклад мусульман-воинов и работников тыла в достижение общей Победы. В основе эмблемы – часть коранического аята 169 из суры «Семейство Имрана», который в смысловом переводе означает «Те, кто убит на пути Аллаха» и форма средневекового шлема, известного как «Иерихонская шапка». Полный текст аята гласит: «Никоим образом не считай убитых на пути Аллаха мертвыми. Нет, они живы и получают удел у своего Господа» [3:169]. Погибшие, защищая Отечество, согласно традиции Ислама, считаются погибшими на пути Аллаха. К таковым, безусловно, относятся и те, кто был убит в ходе Великой Отечественной войны против нацистских захватчиков.

Публикация от ЦРО ДУМ РФ (@islam_dumrf_official)

Эмблема Җиңүнең 75 еллыгы гомумдәүләт символикасы белән визуаль рәвештә килештерелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100