Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия мөселманнарының Дини җыены һәм Халыклар дуслыгы университеты килешү төзеде
Алар Россия мөселманнарының тарихы һәм мәдәнияте өлкәсендә белем бирү чараларын уздыру өчен уртак эшчәнлек алып барырга җыена.
(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Россия мөселманнарының Дини җыены һәм Россия Халыклар дуслыгы университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Икесенең дә алга таба үсеше өчен бу мөһим документны Дини җыен җитәкчесе, мөфти Альбир хәзрәт Крганов һәм университет ректоры Олег Ястребов имзалады.
Килешүнең нигезен фән һәм мәгариф контекстында ислам мәдәниятен үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек урнаштыруга, уртак программалар һәм проектлар эшләүгә һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыру тәшкил итә. Бу турыда Россия мөселманнарының Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр итә.
Килешү кысаларында Россия мөселманнарының тарихы һәм мәдәнияте өлкәсендә белем бирү чараларын уздыру өчен уртак эшчәнлек оештыру планлаштырыла, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз