news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мөселманнарын Ураза гаете белән котлап чит илләрдән хатлар килү дәвам итә

Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләр үз телеграммаларында Россиянең мөселманнар өммәтенә тынычлык һәм иминлек тели.

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте адресына чит илләрнең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләреннән Ураза гаете уңаеннан котлаулар килү дәвам итә. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә.

Мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменә үз котлауларын Ливан Республикасы, Күвәйт Дәүләте, Төркия Республикасы, Тунис Республикасы, Сүрия Гарәп Республикасы, Оман Солтанаты, Иран Ислам Республикасы, Алжир Халык Демократик Республикасы, Әфганстан Ислам Республикасы, Бәхрәйн Корольлеге, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һ.б. дәүләтләрнең илчеләре юллаган.

Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләр үз телеграммаларында Россиянең мөселманнар өммәтенә тынычлык һәм иминлек тели.

Россия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте Россия Федерациясе һәм ислам дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләрне һәм элемтәләрне үстерү һәм тирәнәйтүгә үз өлешен кертүен дәвам итә.

Чит ил партнерлары белән хезмәттәшлек турында меморандумнар һәм килешүләр имзаланган. Алар катнашында күп кенә халыкара проектлар («Рухи Ефәк юлы» интеграция мәйданчыгы, Халыкара мөселманнар форумы чаралары, «Россиядә ислам традицияләре» фотокүргәзмәләре, Халыкара Коръән укучылар бәйгесе, «Made in Russia. Halal» күргәзмәсе һ.б.) гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100