news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте оешуга 230 ел тулды

Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков бәйрәмдә катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде.

Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте оешуга 230 ел тулды
архив/Рамиль Гали

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Уфада тантаналы рәвештә Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең 230 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәех-әл-Ислам, Баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Сафа Таҗетдин бәйрәмдә катнашучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иткән. Ул дин тотучыларны битараф булмаска, бер-береңә ярдәм итәргә, үзара тәҗрибә уртаклашырга чакырган. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен Татарстан Президенты ярдәмчесе, Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков җиткергән. 

Мактаулы кунаклар арасында Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров булган. Ул нәзарәтнең Россия җәмгыятен ныгыту һәм рухи яктан яңартуга юнәлдерелгән күпьеллык эшчәнлеген югары бәяләгән.

Башкортстан Корылтае Зур залында узган тантанага Нәзарәт җитәкчеләре, мөфтиләр, имамнар, Россия Ислам университеты һәм мәдрәсә мөгаллимнәре, хакимият, иҗтимагый һәм дини оешма вәкилләре, якын һәм ерак чит илләрдән делегатлар җыелган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100