news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мөселманнары Каирдагы теракт сәбәпле коптларның кайгысын уртаклаша

Шартлау якшәмбе көнне иртән чиркәүнең хатын-кызлар гыйбадәт кылу өлешендә булган. Соңгы мәгълүматлар буенча, 26 кеше үлгән, 40-60 кеше җәрәхәт алган.

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе, мөфти Равил Гайнетдин Каирдагы коптлар чиркәвендә булган теракт нәтиҗәсендә үлгән кешеләрнең якыннарының кайгысын уртаклаша. Бу хакта СМР сайты хәбәр итә, дип җиткерә РИА “Новости”.

Шартлау якшәмбе көнне иртән чиркәүнең хатын-кызлар гыйбадәт кылу өлешендә булган. Соңгы мәгълүматлар буенча, 26 кеше үлгән, 40-60 кеше җәрәхәт алган. Үлүчеләр арасында балалар һәм хатын-кызлар күп булган.

"Россиянең күпмиллионлы мөселман халкы исеменнән Мисыр халкының, һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашабыз. Без, Россия мөселманнары җинаятьчеләрне гаепсез кешеләрне үтергәннәре өчен бик нык гаеплибез, аларга бернинди аклану булуы мөмкин түгел", дип китерелгән сайтта Гайнетдин сүзләре.

Аның сүзләренчә, Коръән нигезендә террористларны һәм үтерүчеләрне каргыш көтә, анда дингә ышанучы кешене үтерүчене мәңгелек тәмуг көтә, диелгән.
"Россия мөселманнары теләсә нинди террористик актларны нинди лозунглар артына яшеренсәләр дә, җинаять итеп кабул итә. Без Ходай Тәгаләдән шартлау нәтиҗәсендә фаҗигага тарыган гаиләләргә сабырлык һәм зыян күрүчеләренең тизрәк савыгуын сорыйбыз", — дип төгәлләгән үз сүзләрен Россия мөселманнары лидеры.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100