news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Равил Гайнетдинның Корбан гаете уңаеннан котлавы

Корбан гаете көннәрендә фәкыйрьләргә сәдака һәм ит өләшү, якыннарыңны, туган-тумачаңны, күршеләреңне бәйрәм табынына дәшү - гыйбадәт, диелә котлауда.

 (Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). Россия Федерациясе мөселманнары Диния Нәзарәте, Россия мөфтиләр Шурасы рәисе Мөфти шәех Равил Гайнетдин Корбан гаете уңаеннан котлауларын җиткерә:

Рәхмәтле вә Рәхимле Аллаһу Тәгалә исеме белән башлыйм!

Бөтен олуглауларыбыз, мактауларыбыз барча галәмнәрнең Хуҗасы, рәхимле вә мәрхәмәтле Аллаһу Сүбханә вә Тәгаләгә булса иде! Галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Мөхәммәд Мостафа Пәйгамбәребезгә, аның сәхабәләренә, гаиләсенә һәм аңа кадәр җир йөзенә килеп киткән пәйгамбәрләргә Аллаһының сәләме вә рәхмәте булсын! Мөселманнарның олуг бәйрәмендә барчаларыгызны да Ислам сәләме белән ихлас сәләмлим:

Әс-сәләмү аләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Кадерле дин кардәшләрем!

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр Шурасы һәм шәхси үз исемемнән илебездә яшәүче барча дин кардәшләремне хаҗның соңгы көнендә билгеләп үтелә торган бөек бәйрәмебез - Корбан гаете (Гыйд әл-Әдха) уңаеннан котларга рөхсәт итегез!

Изге зөл-хиҗҗә аеның кадерле көннәрендә мөселманнарыбыз бөтен дөньядан җыелып, Ислам диненең бишенче баганасы булган хаҗ гыйбадәтен кылдылар. «Көче җиткән кешеләргә Аллаһуга гыйбадәт өчен хаҗ кылу фарыз. Берәү хаҗның фарызлыгын инкарь итсә, көче җитеп тә хаҗ кылмаса, зарары үзенә. Аллаһ бөтен галәмнәр мәхлүгыннан мөстәгънидер, һичберсенең гамәленә мохтаҗ түгел, карышкан кешеләрне газаб кылыр» (Коръән.3:97). Аллаһы Тәгалә афзал өстенлекләре белән бүләкләгән изге зөлхиҗҗә аеның аеруча фазыйләтле беренче ун көнендә ел да Ибраһим аләйһиссәләм тарихын искә төшерәбез. Раббыбыз бөтен кешелек тарихына гыйбрәт итеп җибәргән, Инҗилдә һәм Коръәндә бу хакта ачык әйтелгән. Ибраһим пәйгамбәр тарихы кеше гомерен корбан итәргә берәүнең дә хакы булмавына ачык дәлил.

Беренче улын Аллаһ хакына корбан китерергә нәзер әйткән булса да, хәлилуллаһ, ягъни Аллаһның дусты исемен йөртсә дә, Ибраһим аләйһиссәләмгә улын корбан китерергә рөхсәт ителмәде. Шуңа да күрә моннан соң кеше канын коярга Аллаһыдан рөхсәт алдым дияргә берәүнең дә хакы юк. Бу турыда Коръәндә әйтелә: «Безнең әмерне икесе дә риза булып кабул иттеләр һәм Исмәгыйлне яны белән яткызды. Кулына пычак алуга, Без кычкырдык: „Ий, Ибраһим, төшеңдә күргән Безнең әмерне тәсдыйк кылдың, үтәгән хөкемендә булдың“. Әнә шулай үзебезгә итәгать иткән яхшы мөэминнәрне изге җәзалар белән нигъмәтлибез. Аллаһуның, изге балаңны корбан итеп чал, дигән әмере, әлбәттә, зур һәм авыр сынаудыр. Без аңа Исмәгыйль урынына корбан итеп бугазлар өчен җәннәттән бер зур тәкә бирдек. Яхшылыгы белән искә алу өчен, дөньяга соңыннан килгәннәргә Ибраһимның яхшы әсәрләрен калдырдык» (Коръән, 37:103-108).

Изге китабында Ибраһим аләйһиссәләм һәм аның улы Исмәгыйл аләйһиссәләм турында сөйләгәндә Аллаһ Раббыбыз шуны ачык итеп аңлата: адәм балаларының Аллаһ ризалыгы өчен корбаны узе яки башка берәүнең гөмерен өзү түгел, ә бәлки Аллаһ биргән гомерне тиешенчә, үзенең һәм җәмгыятьнең файдасына куллану булырга тиеш. Ни кызганыч, тарихта мәселман мәгарифе һәм мәдәнияте дип танылган үзәкләрдә бүген кан кою, сугыш афәтләренә барыбыз да шаһитлар. Террорчылар нәфрәт таратуны, кеше үтерүне дини шигарьләр астына яшереп акламакчы булалар. Бу җинаятьләр, һичшиксез, туктатылырга, ә аларны кылучылар тәүбә кылып бу эшләреннән кайтырга теш. Гөнаһсыз кешеләрне үтерү, аларның хокукларын бозу һәм түбәнсетү Ислам дине тәгълиматына һичничек тә җавап бирми.

Изге Коръәндә болай диелә: «Кешеләр бер-берсен үтергәннәре өчен бәни Исраилгә хөкем иттек: „Әгәр берәү кеше үтермәгән кешене яки җир өстендә бозыклык кылмаган кешене үтерсә, бөтен кешеләрне үтергән кебек булыр, бер кешене үлемнән коткарса — бөтен кешеләрне үлемнән коткарган кебек булыр“, — дип. Аларга ислам динен ачык бәян итүче рәсүлләребез килде. Ачык аңлатма килгәннән соң да, әлбәттә, аларның күбрәге сүздә һәм гамәлдә чиктән үтүчеләр» (Коръән, 5:32).

Чын һидаять, Аллаһ юлында булу ул Аллаһ колының тормышы дәвамында килеп чыга торган киртәләр, авырлыклар, Шәйтан коткысына да карамастан, үзеңнең вакытыңны, көчеңне, сәләмәтлегеңне, милкеңне кешеләргә игелек кылу, җәмгыятькә файда китерү өчен куллану.

Корбан гаете көннәрендә фәкыйрьләргә сәдака һәм ит өләшү, якыннарыңны, туган-тумачаңны, күршеләреңне (ниндидиндә булуларына карамастан) бәйрәм табынына җыеп корбан итеннән авыз иттерү - нәкъ менә шундый гыйбадәтнең мисалы. Изге Коръәндә әйтелгәнчә: «Чалган дөяләрегезнең итләре вә каннары Аллаһуга ирешмәс, ләкин сездән Аллаһуга тәкъвалык вә изге гамәлләр ирешер, әнә шулай Аллаһ дөяләрне сезнең файдагызга бирде, сезне туры юлга күндерер өчен Аллаһуны зурлап тәкбирләр әйтүегез өчен, яхшы эшле изгеләрне җәннәт белән шатландырыр!» (Коръән, 22:37).

Бер-береңә игелек кылу, авыр хәлдә калучыларга ярдәм кулы сузу, аларны кулыңнан килгән кадәрле юату - болар Коръәндә телгә алынган тәкъвалык билгеләре, изге гамәлләр. Болар өчен Аллаһ колларын чиксез рәхмәтеннән бүләкләр.

Бүгенге изге бәйрәм көнендә Аллаһу Тәгаләдән җир йөзендәге барча халыклар һәм милләтләр өчен иминлек, бәракәтле һәм тыныч тормыш теләп, дога кылам.

Аллаһу Сүбханә вә Тәгалә дин кардәшләребезнең кылган хаҗларын, бер Үзенең ризалыгы өчен дип чалган корбаннарыбызны һәм эшләгән изгелекләребезне кабуллардан кылсын. Ихлас күңелдән башкарган эш-гамәлләребез калебләребездә иманнарыбызны ныгытсын. Аллаһү Сүбханә вә Тәгаләдән Ватаныбызга тынычлык, тотрыклы тормыш, гаиләләребезгә бәхет-сәгадәт, саулык телим. Кабаттан бәйрәм белән сезне, дин кардәшләрем!
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100