news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин Корбан бәйрәме белән котлады

Аллаһы Тәгаләдән искиткеч матур бәйрәм көннәре бирүен, догалар һәм изге гамәлләребезнең кабул кылынып, гөнаһлар гафу ителүен үтенәм, диелә котлауда.

(Казан, 31 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, шәех Равил Гайнетдин, Корбан бәйрәме уңаеннан, барча мөселманнарны тәбрикли.

“Бөек бәйрәм – Корбан бәйрәме килеп җитте. Ел саен мөселманнарның изге урыннарга – Мәккәгә һәм Мәдинәгә бару буенча Хаҗ тәмамлана. Аллаһы ярдәме белән, без быел ислам динендә үтәлергә тиешле 5 баганананың берсен – Хаҗ кылуны үтәргә теләгән 23 мең 500 кешене юллауга ирештек. Алар Хаҗ йолаларын кылып, бөек Корбан бәйрәмен каршы алуларына сөенә.

Без – Россия Федерациясе мөселманнары, үз илебезнең гражданнары – үзебезне ислам дөньясының бер өлеше буларак хис итәбез. Без бу көннәрдә тагын бер кат бу бәйрәмнең моноатеистик диннәр өчен, яһүд, христиан һәм ислам дине вәкилләре өчен зур тарихи хәтер булуын искәртәбез. Чөнки безне Ибраһим һәм аның улы Исмәгыйль берләштерә. Аллаһы Тәгалә Ибраһим пәйгамбәрнең үз улын корбан чаларга җыенганын төшенә кертә. Ул улы Исмәгыйльгә “мин төштә сине корбан итәргә җыенганымны күрдем” дип әйтә. Исмәгыйль аңа, әти, Аллаһы кушканны эшлә, ди. Исмәгыйль дә, Ибраһим да моңа әзер булган, әмма Аллаһы Тәгаләгә кан югалту, кеше гомерен өзү кирәкми. Ул Ибраһим кулын улын корбан итмәсен өчен туктатып кала, күктән сарык төшерә. Шулай итеп, бөтен кешелеккә кан түкмәү, кешене үтермәү, кеше гомерен өзмәү боерыла. Бу Аллаһ кулында гына. Шул вакыттан бирле кешеләр Ибраһим, Исмәгыйль тарихын искә төшереп, шушы йоланы үти.

Без, Россия мөселманнары, Мәккәдәге Хаҗга җыелган кешеләр кебек үк, изге гамәлләр кылып, Аллаһыдан курыкканны һәм иманлы булуыбызны күрсәтеп, гөнаһлар ярлыкануына ирешәбез. Хаҗ кылучылар бит гөнаһлары гафу ителүен һәм өйгә яңа туган бала кебек чистарынып, пакъ булып кайтырга тели. Без, өйдә калганнар да, мәчетләргә җыелып, рухи яктан чистарынырга телибез. Изге гамәлләр кылып, гөнаһлар гафу ителүен сорыйбыз.

Мин Аллаһы Тәгаләдән искиткеч матур бәйрәм көннәре бирүен, догалар һәм изге гамәлләребезнең кабул кылынып, гөнаһлар гафу ителүен үтенәм. Тынычлык, татулык иңдерсен Ходай Тәгалә!" – диелә Равил хәзрәт котлавында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100