Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия мөселманнары Диния нәзарәте ковидтан вакцинациягә кагылышлы карар чыгарачак
Дин әһелләре, табиб һәм галимнәр Мәскәүдә «Ислам кануннары буенча COVID-19га каршы вакцинация ясау» дип аталган түгәрәк өстәлдә фикер алыша.
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Россия мөселманнары Диния нәзарәте коронавируска каршы вакцинация турында эксперт карары чыгарачак.
«Бүгенге көндә берничә вакцина бар. Аларны тәнкыйтьләүчеләр дә байтак. Безгә эксперт карары чыгарырга кирәк булачак. Бу карар кешеләр дөрес нәтиҗәгә килсен, „Вакцина ясатыргамы, юкмы?“ — дигән сорауга дөрес җавап бирсен өчен кирәк», — диде РФ Диния нәзарәте рәисе урынбасары Илдар хәзрәт Аляутдинов «Ислам кануннары буенча COVID-19га каршы вакцинация ясау» дип аталган җыелышта.
Түгәрәк өстәлдә шулай ук Россия Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рәфыйк Фәттәхетднов, «Хәләл» халыкара стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәге генераль директоры Айдар Газизов, Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге хезмәткәрләре һ.б. катнашты.
Илдар хәзрәт Аляутдинов сүзләренчә, авырудан дару бер генә булса, аның хәләл, яки хәрәм булуы мөһим түгел.
«Ислам һәм башка диннәрдә кешенең гомере һәм сәламәтлеге беренче урында. Шул ук вакытта диндәге кеше нинди дарулар белән дәваланырга кирәклеген уйлый. Әгәр дә дару берәү генә булса һәм аның файдасы расланган икән, бу вакытта кеше даруны кулланырга тиеш. Бу очракта даруның хәләлме, хәрәмме икәне мөһим түгел. Кеше үз гомерен һәм сәламәтлеген саклап калырга тиеш», — диде хәзрәт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз