news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мөселманнары дини шурасының нәрсә белән шөгыльләнәчәге мәгълүм булды

Оешманың төп максаты — социаль мәсьәләләрне хәл итү.

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Россия мөселманнары дини шурасы нәрсә белән шөгыльләнәчәге һәм нинди максатлар куюы мәгълүм булды. Бу хакта бүген “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә узган матбугат очрашуында Мәскәү, Россия үзәк төбәге һәм Чувашия Республикасы мөфтие, Россия мөселманнары дини шурасы җитәкчесе Әлбир Крганов бәян итте.

Билгеле булганча, декабрь башында Россия мөселманнары дини шурасы оешу хакында игълан ителде. Аны Әлбир Крганов җитәкләячәге хакында да хәбәр ителде. Әлеге шурага Мәскәү, Чувашия, Томск мәхәлләләре кергән. Әмма яңа мөфтиятнең оешуы дин оешмалары җитәкчеләре арасында каршылыклы фикерләр уятты. Әлегә кадәр яңа шураның нәрсә белән шөгыльләнәчәге дә тәгаенләнмәгән иде. Бүген Әлбир Крганов моңа ачыклык кертте.

Беренчедән, оешма үз каршында социаль яктан мөһим булган мәсьәләләрне чишүне максат итеп куя, дип аңлатты ул. Моңа дин әһелләренә социаль ярдәм күрсәтү дә керәчәк.

“Безнең һәр тармакның үз шифаханәләре, сәламәтләндерү үзәкләре бар. Әмма бер генә үзәкләштерелгән дини оешманың да мондый учреждениеләре юк. Россиядә дини лагерь үткәрү өчен даими урын барлыгы хакында ишеткәнегез бармы? Андый урын да юк. Өлкәннәр өчен дә дәвалану урыннары каралмаган”, - диде Әлбир Крганов.

Ул шулай ук белем бирү темасының да мөһим булуын билгеләп үтте. Мәскәүдә бу юнәлештә эш башланган. Дини шура Мәскәү дәүләт лингвистика университеты белән килешү төзегән.

Моннан тыш, Мәскәүдә яңа зур мәчет комплексы төзү мәсьәләсе дә шураның төп бурычларының берсе булуын билгеләп үтте шура җитәкчесе.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100