news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мөселман яшьләре берлеген җанландыру күздә тотыла – Татарстан мөфтие

Камил хәзрәт Сәмигуллин яшьләргә зур өметләр баглануын белдерде.

(Казан, 26 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия мөселман яшьләре берлеге эше җанландырылачак. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Иҗтимагый яшьләр палатасы әгъзалары белән очрашудан соң, журналистларга шулай дип белдерде.

“Берлекне актив рәвештә төрле мәйданчыкларга чыгарабыз. Алга таба эш планы төзиячәкбез. Алар белән тыгыз элемтәдә булачакбыз”, - дип белдерде мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Мөфти очрашуда яшьләрнең идеяләр белән яшәргә тиешлеген билгеләп узды. “Яшьләр бит  безнең киләчәгебез. Алар идеология йөртүчеләр, алар булачак түрәләр, җитәкчеләр. Алар үткән буынны алмаштырачак. Идеясез яшьләр – куркыныч. Мәчетләр буенча караганда гына да, анда йә картлар, йә бик яшьләр. Безнең өчен урта буын югалган, чөнки алар совет чорына эләккән, атеистик тәрбиядә үскән кешеләр. Олы буынны яшьләр алмаштырачак. Безнең бөтен өмет – яшьләрдә. Киләчәктә дә сезнең белән очрашып эшләргә насыйп булсын!” – дигән теләктә калды Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе Илдар Суфияров, Россия мөселман яшьләре берлегеннән берәр вәкил палата составында булсын иде, дигән теләген җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100