Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия мөселман эшмәкәрләре Женевада РФның БМОдагы Даими вәкиле урынбасары белән очрашкан
Делегация БМОның эшмәкәрлек эшчәнлеге кысаларында кеше хокукларын проблематикасына багышланган форумда катнашкан.
(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”). Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе делегациясе Женевада Россия Федерациясенең БМО карамагындагы Даими вәкиле урынбасасы Ринат Галәүтдинов белән очрашкан. Делегация Швейцариягә БМОның эшмәкәрлек эшчәнлеге кысаларында кеше хокукларын проблематикасына багышланган форумда катнашу өчен барган иде. Бу хакта ассоциациянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу барышында Ринат Галәүтдинов Даими вәкиллек тормышка ашыра торган проектлар турында сөйләгән. Шулай ук РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациянең Россия һәм ислам дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту эшендәге уңай ролен билгеләп үткән. Ул үз чыгышында Россия дипломатлары очраша торган актуаль халыкара мәьәләләргә дә кагылып узган.
Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов үзләренең халыкара эшчәнлекләре, Россия һәм дөнья эшмәкәрләре арасында ныклы икътисади элемтәләр урнаштыруның мөһимлеге турында сөйләгән. “Без бизнес аша Россиянең дөньядагы мөселман илләре белән мөнәсәбәтләрен тагын да ныгыта алачакбыз“, - дип белдергән ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз