news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мөселман эшмәкәрләре Россиянең Нидерландтагы сәүдә вәкиле белән очрашкан

Әңгәмә барышында Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Россиянең Нидерландтагы сәүдә вәкиле белән хезмәттәшлек итәчәк биш үсеш юнәлеше билгеләнгән.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов җитәкчелегендәге делегация Амстердамда Россия Федерациясенең Нидерландтагы сәүдә вәкиле Александр Черевко белән очрашкан. Очрашуда шулай ук Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Бенилюкс илләрендәге вәкиле Рөстәм Вахитов та катнашкан. Бу хакта ассоциациянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Александр Черевко үз чыгышында РФның Нидерландатны Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Александр Шульгинның сәламен җиткергән. Шулай ук ул мөселман эшмәкәрләренә Голландиянең Россия өчен мөһим инвестицион һәм сәүдә роле турында да бәян иткән. “Голландия – Россиягә инвестицияләр керткән илләр арасында беречне рәтләрдә тора. Мөселман факторы Россия-Нидерланд икътисади мөнәсәбәтләрен үстерүдә яңа резервлар файдаланырга булышыр дип өметләнә”, – дигән Александр Черевко.

Әңгәмә барышында Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Россиянең Нидерландтагы сәүдә вәкиле белән хезмәттәшлек итәчәк биш үсеш юнәлеше билгеләнгән.

Очрашуда 2017 елда Амстердамда Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Россия бизнесының Голландия бизнесменнары һәм инвесторлары белән хезмәттәшлегенә багышланган презентация үткәрәчәк дип тә килешкәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100