news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мөселман эшмәкәрләре РФның Швейцариядәге илчесе белән очрашкан

Делегация БМОның эшмәкәрлек эшчәнлеге кысаларында кеше хокукларын проблематикасына багышланган форумда катнашкан.

(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”). Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе делегациясе вәкилләре Россия Федерациясенең Швейцариядәге Илчесе Алексей Бородовкин белән очрашкан. Делегация Швейцариягә БМОның эшмәкәрлек эшчәнлеге кысаларында кеше хокукларын проблемаларына багышланган форумда катнашу өчен барган иде. Бу хакта ассоциациянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Илче үз чыгышында РФ Мөселманнар ассоциациясе делегация әгъзаларына профессиональлекләре өчен рәхмәт белдергән. “Бу форумга Россиядән дини компонентлы Ассоциация әгъзалары килү шатлыклы вакыйга, бу бөтен дөньяга Россиянең көчен һәм ачыклыгын күрсәтә”, - дип билгеләп үткән Алексей Бородовкин. Ул үз чыгышында Россия дипломатлары көндәлек эшләрендә очраша торган дөнья темаларына да кагылып узган.

Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов чыгышында үзләренең шундый әһәмиятле халыкара вакыйгада катнашуын зур мәртәбә дип атаган. “Россияне тәкъдим итә һәм анда бизнесның ничек үсеш алуын күрсәтә алуыбыз өчен шатбыз. Соңгы көннәрдә 15 ил вәкилләре белән сөйләшүләр үткәрдек, без РФ мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе бөтен дөнья буйлап үз вәкиллекләрен ачып, Россия бизнес мәнфәгатьләрен күрсәтү белән актив шөгыльләнә”, - дип белдергән ассоциация президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100