news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия һәм Мисыр очышлар иминлеге буенча хезмәттәшлек турында беркетмә төзеде

Транспорт министры белдергәнчә, Мисыр ягы әлегә килешүгә кул кую өчен көнен, урынын һәм вакытын билгеләмәгән.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Россия һәм Мисыр очышлар иминлеге буенча хезмәттәшлек турында беркетмә проектын төзеде . Хәзер аңа кул кую вакытын билгелисе калды, дип белдерде Россия Транспорт министрлыгы башлыгы Максим Соколов. бу хакта “Интерфакс” яза.

Соколов,  Мисыр ягы әлегә килешүгә кул кую өчен көнен, урынын һәм вакытын билгеләмәде, диде.

Ишеткән булсагыз, март башында Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко, якын арада Мисыр белән очышлар яңадан торгызылачак, дип хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot