news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия һәм Мисыр Мәскәү белән Каһирә арасындагы рейслар саны турында килеште

15 декабрьдә Россия Транспорт министрлыгы һәм Мисыр Гражданнар авиациясе министрлыгы авиаэлемтәне яңарту турындагы беркетмәне имзалады.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәү һәм Каһирә арасында авиаэлемтә яңадан җайга салынганнан соң әлеге ике шәһәр арасында атнасына алты даими рейс ясалачак. Бу хакта аэропортлар белән идарә итү буенча Мисыр холдинг компаниясендәге чыганакка сылтама ясап «РИА Новости» агентлыгы хәбәр итә.

«Каһирә – Мәскәү һәм Мәскәү – Каһирә маршрутлары буенча EgyptAir һәм «Аэрофлот» авиакомпанияләре тарафыннан атнасына өчәр рейс ясау турында килешүгә ирешелде», - дип белдерде Мисыр вәкиле.

Шул ук вакытта, ул әлеге рейсларның расписаниеләре хакында фикер алышулар әле дәвам итүен искәртте.

Шулай ук билет бәяләре турында да килешүгә ирешелде.

Каһирә һәм Мәскәү арасында тәүге рейслар февраль башында ясалыр дип көтелә.

Россия Президенты Владимир Путин 11 декабрьдә Мисыр Президенты Абдел Фәттах әс-Сиси белән очрашу вакытында ике ил арасында авиаэлемтәне яңартуга әзер икәнлеген белдергән иде.

15 декабрьдә Россия Транспорт министрлыгы һәм Мисыр Гражданнар авиациясе министрлыгы авиаэлемтәне яңарту турындагы беркетмәне имзалады.

news_right_1
news_right_2
news_bot