news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия һәм Кытай туристлар өчен визасыз төркем сәяхәте турында килешүне озайта

Россия премьер-министры Дмитрий Медведев Кытай белән визасыз төркем туристлык сәяхәтләре турындагы яңа хөкүмәтара килешү проектын хуплады.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Россия һәм Кытай визасыз туристлык төркем сәяхәтләре турында яңа хөкүмәтара килешүгә кул куячаклар. Моннан алдагы килешү 2000 елның февралендә имзаланган иде. Ул үз гамәлен яңасы үз көченә керүгә туктатачак. Бу хакта «Российская газета» яза.

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Кытай белән визасыз төркем туристлык сәяхәтләре турындагы яңа хөкүмәтара килешү проектын хуплады.

Хәзер икътисади үсеш министрлыгы һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгы Кытай хезмәттәшләре белән документ буенча фикер алышырга һәм аны имзаларга тиеш, диелә Хөкүмәт карарында.

Илгә визасыз керү хокукы 21 көннән дә артмаган (гамәлдәге кагыйдәләр буенча - 15 көн) туристлык төркемнәренә кагыла. Төркем үзе өчтән иллегә кадәр кешене үз эченә ала. Туристларны туристик компания вәкиле озатып барырга тиеш.

Кытайдан Россиягә туристлар агымы ел саен уртача 15-20 процентка арта. Төп өлеше - 85 процент чамасы Россия һәм Кытай арасында хөкүмәтара килешү кысаларында илгә визасыз система буенча йөрүче туристлык төркемнәренә туры килә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot