news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия мәктәпләрендә янә астрономия укытырга ниятлиләр

Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева әлегә бу фәнне нинди вакыт исәбенә өйрәнәчәкләрен белми.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»).Россия мәктәпләре программасында янә астрономия фәне пәйда булачак. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә журналистларга Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева белдерде дип яза "ТАСС".

О. Васильева бу фәнне программага кайтару ихтыяҗында шик юк диде. Шул ук вакытта министр әлегә бу фәнне нинди вакыт исәбенә өйрәнәчәкләрен белми.

Астрономия мәктәп программасыннан 2008 елда алынды, хәзер аның элементлары география һәм физика дәресләрендә өйрәнелә. Бу карар ул вакыттагы дәреслекләрнең урта белем бирү учреждениеләрендә куллануга кертелмәү аркасында кабул ителгән иде, дип дип билгеләп үтә «Интерфакс»

news_right_1
news_right_2
news_bot