news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мәктәпләрендә смартфоннарны “шкулфоннарга” алмаштырырга тәкъдим иттеләр

“Шкулфон” мәктәпләрдә балаларга кесә телефоннарын куллануны тыюга алмаш була ала.

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Борис Чернышев “Ростех”ка мәктәп укучылары өчен “шкулфон” дип аталган махсус телефон булдыру инициативасын җибәргән. Бу хакта RT хәбәр итә.

“Чернышев фикеренчә, “шкулфон” мәктәпләрдә балаларга кесә телефоннарын куллануны тулысынча тыюга алмаш булырга мөмкин”, - диелә хәбәрдә.

“Шкулфон”да әти-әниләрнең, укытучыларның һәм классташларның телефон номерлары язылырга тиеш. Шулай ук “Мәскәү электрон мәктәбе” һәм аның федераль аналогы булган “Россия электрон мәктәбе” кушымталарын ача торган программа, гомуми сораулар буенча уку белешмәлеге һәм калькулятор булырга тиеш.

Моннан тыш яңа җайланмада мәктәпнең эчке Интернетын урнаштырырга кирәк. Шулай ук “мәктәп балаларның бер-берсен кимсетү, җәберләү омтылышларын туктата” торган программа да көйләнергә тиеш. Чернышев сүзләренчә, программа вирусларны һәм балигъ булмаганнарга туры килми торган сайтларны чикләячәк.

  • ВЦИОМ мәгълүматлары буенча, Россиядә 70 процент кеше мәктәптә гаджетлар куллануны тыю яклы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100