news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мәктәпләрендә психология дәресләре кертеләчәк

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин мәктәпләрдә рухи-әхлакый культура гомуми курсларын кертү ихтыяҗы турында белдергән иде.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Россия мәктәпләрендә Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре (ОБЖ) кысаларында психология дәресләре кертеләчәк, дип белдергән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы баш психиатры Зураб Кекелидзе.  Бу хакта «Интерфакс» яза.

Кекелидзе билгеләп үткәнчә, психология 3–11 сыйныфларда укытылачак, ә укытучылар балалар һәм яшүсмерләр психологиясе нигезләре буенча курслар узачак.

"Балаларга кеше психологиясен, яшүсмер чорын, беренче мәхәббәт гел яхшы тәмамлана алмавын, 13-14 яшьтә бала табарга ярамавын белергә кирәк. Бу әйберләрне белү зарур, әмма, кызганычка каршы, күпләр аны белми", - дигән ул.

Аның сүзләренчә, мәктәпләрдә укучыларның 40 проценты арасында мәктәп дезадаптациясе, 70 процентында психик тайпылыш теркәлгән.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин мәктәпләрдә рухи-әхлакый культура гомуми курсларын кертү ихтыяҗы турында белдергән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100