news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында күмәк чаралар үткәрүне тыйдылар

Кагыйдәләр 2021 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»).  Яңа коронавируслы инфекция таралу шартларында Роспотребнадзор 2021 елга кадәр мәгариф оешмаларында, балалар һәм яшьләр өчен социаль инфраструктураның башка объектларында массакүләм чаралар уздыруны тыйды. Яңа карар ведомство сайтында чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Төркем, сыйныф, отряд һәм башкалар катнашында, шулай ук башка оешмалардан затлар җәлеп итеп, массакүләм чаралар уздыру тыела», диелгән документта.

Кагыйдәләр 2021 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot