news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мәктәпләрендә биш баллы системаны бетерергә мөмкиннәр

Хәзер бөтенроссия сыйфатны бәяләү системасын булдыру эшләре бара.

(Казан, 1 август, “Татар-информ”). Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте мәктәпләрдә биш баллы системаны бетерү мөмкинлеген карый. Бу хакта “Известия” яза.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, бөтенроссия сыйфатны бәяләү системасын булдыру эшләре беренче ел гына бармый. Әмма укытучы бәяләү буенча заманча ысулларны белми.

Мәгариф системасына мондый глобаль үзгәрешләр кертү  өчен, укытучының квалификациясен күтәрү зарур, диде Югары икътисад мәктәбе илкүләм тикшеренү университеты Белем бирү сыйфатын күзәтү үзәге җитәкчесе Виктор Болотов.

“Биш баллы система күптәнге. Әлбәттә, аны үзгәртергә кирәк”, - дип саный Болотов. Аның сүзләренчә, күп баллы системага күчү мөмкинлеге бар иде, шулай ук 12 баллы система буенча зур проект та бар иде.

Болотов сүзләренчә, хәзер мәктәпләрдә 4 баллы система, чөнки “бер"ле билгесен куймыйлар диярлек. Әмма “3+” яки “4+” кебек билгеләр актив кулланыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100