news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мәктәпләрендә 6 млн урын җитми - Ольга Голодец

Россия Федерациясе вице-премьеры Ольга Голодец яңа мәктәпләр төзү эшен кызулартырга кирәк, дип белдерде.

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”). Россия мәктәпләрендә уку урыннарына ихтыяҗ 6 млн тәшкил итә. Яңа мәктәпләр төзү эшен кызулатырга кирәк, дип белдергән Дәүләт Думасында үткән “Хөкүмәт сәгате”ндә Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“Безнең илдә мәктәп яшенә килеп җиткән буынның артуы мәктәпләргә җитди йөкләмә ясый. Мәктәпләрдәге уку урыннарына дефицит 6 млн тәшкил итә”, - дигән Ольга Голодец.

Үткән ел яңа мәктәпләр төзү программасын тормышка ашыру өчен 25 млрд сум акча бүлеп бирелгән һәм файдаланышка мәктәпләрдә 167 мең яңа урын кертелгән. “Безгә темпны арттырырга кирәк. Бу программа тиз үсәргә тиеш”, - дип белдергән Голодец. Шулай ук ул быел мәктәпләргә беренче сыйныфка 145 меңгә артыграк укучы килгәнен искәрткән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100