Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россия мәктәпләрен тәмамлаучылар сынау рәвешендәге йомгаклау иншасын билгеләнгән вакыттан алда язачак
Бу процедура чыгарылыш имтиханнары системасындагы яңалыкларны сынап карау өчен оештырыла
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Россия мәктәпләрен тәмамлаучыларның бер өлеше сынау рәвешендәге йомгаклау иншасын тиешле вакыттан берничә атна иртәрәк язачак. Бүген бу хакта журналистларга "Татар-информ" агентлыгында аның генераль директоры Леонид Толчинский җитәкчелегендә узган матбугат конференциясендә Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов хәбәр итте.
"Йомгаклау иншалары язу процедурасының барлык технологиясен эшләү өчен, 20 ноябрьдә чыгарылыш сыйныфлар сынау иншасын язачак. Бу процедурада барлык төбәкләрдәге мәктәп һәм чыгарылыш сыйныфларының 30 проценты катнашачак. Без оештыруда җитди проблемалар күрмибез", - дип белдерде ул журналистларга. Кравцов сүзләренчә, бүгенге көндә иншаларны тикшерү һәм бәяләүнең барлык критерийлары да (алар барлыгы бишәү - "Т-И" искәрмәсе) төбәкләргә җибәрелгән.
Урта белем алуны тәмамлауның мәҗбүри этабы булачак һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә "керү билеты" хезмәтен үтәячәк йомгаклау иншасын Россия укучылары 3 декабрьдә язачак. Кравцов сүзләренчә, укучыларга иншаны 4 февраль һәм 6 май көнне яңадан язу мөмкинлеге биреләчәк.
Искәртеп узабыз: йомгаклау иншасы (мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен - изложение - "Т-И" искәрмәсе) быел беренче тапкыр кертелә. Инша яки изложениенең нәтиҗәсе "зачет" яки "незачет" булачак. Барлык укучылар да иншаны рус телендә язачак. Темалары, имтиханга кадәр 15 минут кала, хәбәр ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз