Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия мәктәпләрен дистанцион укуга күчерү планлаштырылмый
Россиянең 41 төбәгендә 125 мәктәптә ковид аркасында карантин чаралары кертелгән.
(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус сәбәпле, Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрне күмәк дистанцион укуга күчерергә планлаштырмый. Бу турыда ведоство башлыгы Сергей Кравцов сүзләренә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.
«Дистанцион укуга күчү планы юк. Коронавирус сәбәпле, әлегә Россиядә мәктәпләрне күмәк ябу очраклары юк. Бүгенге көндә җитди куркыныч юк», — диде Сегей Кравцов.
Россия Мәгариф министрлыгы Бөтенроссия укучылар олимпиадасын да кичектерергә җыенмый, диде министр.
Искәртеп үтәбез, Россиянең 41 төбәгендә 125 мәктәптә ковид аркасында карантин чаралары кертелгән. Бу мәктәпләр дистанцион укуга күчкән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз