news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мәктәпләре ашханәләрендә хәләл ризыклар урын алырга мөмкин

Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе урынбасары Виктор Смирнов билгеләп үткәнчә, бу очракта яңа законда беркетелгән баланслы һәм сәламәт туклану принциплары берничек тә бозылмаячак.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Түбән сыйныф укучылары өчен мәҗбүри бушлай кайнар аш турындагы яңа закон кысаларында меню төзегән вакытта төбәктә күпчелекне тәшкил иткән халыкның дини карашлары исәпкә алынырга мөмкин. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

«Әлбәттә, без дөньяви учреждение булган мәктәптә кашрут законнары һәм башка диннәрнең таләпләре үтәлешен тәэмин итә алмыйбыз. Әгәр мондый балалар күпчелекне тәшкил итә икән, меню төзегәндә әлеге аспектны истә тотарга киңәш итәчәкбез», - дип белдерде Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе урынбасары Виктор Смирнов.

Смирнов билгеләп үткәнчә, бу очракта яңа законда беркетелгән баланслы һәм сәламәт туклану принциплары берничек тә бозылмаячак.

Сенатор дин тотучы россиялеләрнең күпчелеге төп дүрт дингә (христиан, ислам, иудаизм һәм буддизм) каравын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100