news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия мәктәп укучылары уку культурасы буенча дөньяда беренче урын яулаган

Россиянең башлангыч чыгарылыш сыйныф укучылары 50 илдәге яшьтәшләренә караганда яхшырак укый.

(Казан, 5 декабрь, "Татар-информ"). Россиянең башлангыч чыгарылыш сыйныф укучылары 50 илдәге яшьтәшләренә караганда яхшырак укый. PIRLS (Progress in International Reading Literacy Study) халыкара тикшеренү нәтиҗәләре шуны раслый, дип җиткерә INTERFAX.RU.

"Россия халыкара күрсәткечтә 581 балл җыйды. Барлык катнашучы илләр рейтингында беренче урынны алып, кабат башлангыч мәктәп белеме өлкәсендә лидерлык статусын раслады”, - диелгән Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте матбугат хезмәте хәбәрендә.

Россия 2006 елда PIRLS тикшеренүләрендә беренче урынны яулаган булган инде. 2011 елда Гонконгны алга уздырып, икенче баскычка төшкән булган.
Тикшеренүләрнең соңгы этабы 2016 елда үткәрелгән һәм аның нәтиҗәләре 2017 елның 5 декабрендә, ягъни бүген басылган.

Тикшеренүдә 50 илдән һәм 11 территориядән 340 мең укучы, шул исәптән Россиянең 42 төбәгенең 206 мәктәбеннән 4577 башлангыч чыгарылыш сыйныф укучысы катнашкан.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot